news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов: Хаталарга бай уен җиңелүгә китерде
Һәр матчта лаеклы уен күрсәтергә кирәк: ару һәм армавың мөһим түгел, ди баш тренер.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 август, “Татар-информ”) Түбән Новгородта өлкә губернаторы кубогы өчен барган турнирда җирле “Торпедо” клубына оттырганнан соң (1:3), “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов җиңелүгә китергән сәбәпләр турында сөйләде.
“Кагыйдә бозып, күп вакыт аз составта уйнау аркасында уен барып чыкмады. Без бер период чамасы аз составта уйнадык. Андый мизгелләр уенны “сындырды”, уен барып чыкмады. Узган матчта азакка кадәр дөрес уйнасак, бүген хаталарга бай уен күрсәттек”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
Бүген Казан хоккейчылары турнирда “Салават Юлаев” командасы белән уйный.
“Һәр матчта лаеклы уен күрсәтергә кирәк. Ару-армавың, уенчыларыңның булу-булмавы мөһим түгел – уйнарга кирәк. Мин команданы яхшы уен күрсәтсен өчен әзерлим”, – диде баш тренер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2