news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов: Эмиль Гарипов тырыша. Уңышсыз уеннар һәр кешенеке дә була

"Ак Барс" командасы баш тренеры бүгенге уенга бәя бирде.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Сибирь” командасына каршы җиңү белән төгәлләнгән уеннан соң (3:2) “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конфренциясендә матчка карата үз бәясен бирде.

“Яхшы уен булды. Ике команда да актив, һөҗүмчән уен күрсәтте. Билгеле, ялгышлар да булды. Алар хис-кичерешкә бәйле. Уеныбызны яхшыртасы бар әле”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер капкачы Эмиль Гариповның сезон башындагы уенына кагылышлы сорауга да җавап бирде.

“Эмиль Гарипов тырыша. Уңышсыз уен һәр кешенеке дә була. Ул яхшырак уйнарга тырыша”, – диде Билалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot