Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов: Данис Зариповмы? Ул дәвалана
«Ак Барс» командасы баш тренеры бүгенге уен алдыннан хоккейчыларның кәефе турында сөйләде.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). «Ак Барс» командасы соңгы ике уенда үз бозында мотивация булмау аркасында оттырмады. Команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов бүген ачык күнегүләр вакытында шундый фикер җиткерде.
«Хоккейчылар белән эшлекле рәвештә сөйләшүләр һәрвакыт булып тора. Аңлашу бар», – диде Зиннәтулла Билалетдинов «Слован» һәм «Витязь» командалары белән булган уңышсыз уеннардан соңгы кәефләр турында сорагач.
Аның сүзләренчә, команда әлеге матчка җитди әзерләнә. Бу урында «Ак Барс»ның быелгы сезонда Мәскәүдәге матчта оттыруын (0:3) да истән чыгарырга ярамый. Ләкин «Ак Барс»ның көче әлеге матчтан соң ни дәрәҗәдә үзгәрүен әйтүе кыен, ди остаз.
«Мотивацияме? Һәр уенчы матчка үзен әзерләргә тиеш. Моңа кадәр уенга да мотивациясез чыктык, дип әйтә алмыйм. Куелган сорауларны гына хәл итә алмадык», – диде Билалетдинов.
ЦСКА командасына каршы уенга чыгачак хоккейчыларга килгәндә, баш тренер Альберт Яруллин белән Дмитрий Обуховның командага әйләнеп кайтуын җиткерде.
«Алар уйнаячак. Данис Зариповмы? Ул дәвалана», – диде Билалетдинов журналистларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз