news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннәтулла Билалетдинов: Данис Зарипов безнең уенны көчәйтергә тиеш

"Ак Барс" командасы баш тренеры "Динамо"га каршы уенга бәя бирде.

Зиннәтулла Билалетдинов: Данис Зарипов безнең уенны көчәйтергә тиеш
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). “Мәскәүнең “Динамо” хоккейчыларына каршы уңышлы уеннан соң “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз бәясен бирде.

“Беренче периодны бик үк яхшы башламадык. Х икенче периодта голлар кертелә башлагач, өстәмә хисләр пәйда булды. Яхшырак хәрәкәтләнә башладык, мизгелләр тудырдык. Психологик һәм физик яктан авырлыклар бар иде. Егетләр тырышты – нәтиҗәгә ирештеләр”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” хоккейчылары кичә Мәскәүнең “Динамо” командасын отты – “Татнефть Арена” боз сараенда узган матч 6:2 исәбе белән төгәлләнде.

“Исәпкә карамастан, бик катлаулы уен булды. Иң яхшы матч уздырдык, димәс идем. Хәзер безгә ял кирәк, чөнки имгәнгән уенчыларыбыз күп”, – ди Билалетдинов.

Әлеге матчта “Ак Барс” составында икенче уенын уздырган Данис Зарипов та гол кертте.

“Ул яхшы гол кертте, Зарипов күплектә безнең уенны көчәйтергә тиеш”, – диде баш тренер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100