Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зиннәтулла Билалетдинов: Безгә күбрәк бәхет елмайды
Шанхайда "Куньлунь Ред Стар" – "Ак Барс" матчы рекордлы санда тамашачы җыйды.
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Шанхайда Пекинның “Куньлунь Ред Стар” хоккейчыларыннан өстен чыкканнан соң (2:1) Казанның “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов көндәшнең яхшы уен күрсәтүен билгеләп үтте.
“Ике команда да яхшы хоккей күрсәтте. Икесе дә җиңәргә теләде. Безгә күбрәк бәхет елмайды”, – диде Билалетдинов.
Исегезгә төшерәбез, “Ак Барс” хоккейчылары кичә Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында “Куньлунь Ред Стар” командасын отты – 2:1. Шанхайда узган әлеге матч вакытында “Фэйян” аренасы өчен рекордлы санда тамашачы җыелды – уенны 5200 кеше карады. Моңа кадәр боз аренасында тамашачылар саны 4550дән артмаган булган.
Иртәгә “Ак Барс” Владивостокта “Адмирал” командасы белән уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз