news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннәтулла Билалетдинов: "Без бераз звеноларны үзгәрттек"

"Тигез, тотрыклы уйнарга мөмкинлек бирүче вариантларны сынап карыйбыз", - дип ассызыклады казанлыларның остазы

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның "Ак Барс" командасы остазы Зиннәтулла Билалетдинов үз бозларында "Амур"ны җиңгәннән соң, "барсларның" тренерлар штабының звеноларны алмаштыруын билгеләп үтте.

"Бүгенге матчка без звеноларны бераз үзгәрттек. Моны бөтенесе дә күрде. Тигез, тотрыклы уйнау мөмкинлеге бирерлек вариантларны сынап карыйбыз. Нәрсәдер килеп чыга, нәрсәдер юк. Иң мөһиме - нәтиҗә бар, шуңа да мин канәгать", - дип яза З.Билалетдинов сүзләрен Казан командасының матбугат хезмәте.

"Әлбәттә, нәтиҗә бик мөһим. Тик нәрсәдер сынап карау, нәрсәнедер үзгәртү, карау мөмкинлеге бар. Без кыю рәвештә шуны эшлибез, шул ук вакытта нәтиҗә турында да онытмыйбыз", - дип ассызыклаган "барсларның" остазы.

Заявкада Александр Осипов булмау турында сөйләгәндә, тренер: "Бүгенге көндә сакчылар составы хәл ителгән. Алга таба карарбыз. Аның белән саубуллашу турындак карар юк", - дип белдергән.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100