news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов: "Авангард" – һөҗүме шәп булган, яхшы команда

"Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәштә чираттагы серия алдыннан ачык күнегүләр уздырды.

(Казан, 7 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы чемпионатының Көнчыгыш конференция 1/2 финал раунды кысаларында Омскиның "Авангард" командасына каршы уеннар сериясенә әзерләнә. Бүген команда "Татнефть Арена" боз сараенда матбугат чаралары өчен ачык күнегүләр уздырды.

“Авангард” – барлык линияләре дә яхшы, аеруча һөҗүме шәп булган команда. Аларның беренче раундта Ерак Көнчыгышка – Владивостокка барып йөрүе безгә өстенлек бирәме, дисезме? Зур тәэсир ясар дип уйламыйм. Аларга бит анда ерак ара очарга кирәк түгел иде. Шуңа да көндәшне җитди бәяләргә кирәк", – диде “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов ачык күнегүләр вакытында.

Баш тренер сүзләренә караганда, команданың әзерлек өчен вакыты җитәрлек булган. Шуңа да ачык күнегүләрдә хоккейчыларга бераз уйнау мөмкинлеге дә бирелде, тактик биремнәр өстендә дә эш алып барылды.

"Плей-оффның беренче раундында яхшы мизгелләр күп булды. Команда яхшы, тотрыклы уен күрсәтте, тәртип тә аксамады. Шулай да төзәтәсе әйберләр бар әле. Тулаем алганда команда яхшы дәрәҗәдәге уен күрсәтте", – ди Билалетдинов.

Баш тренер командасының алдагы сериягә дә җитди әзерлек белән килүен җиткерде. “Авангард”ка каршы җитди әзерләндек", – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot