news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс”та кала

Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс”та кала

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей клубы җитәкчелеге команданың хәзерге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов белән контрактны озайту турында карар кабул итте. “Спорт-экспресс” хәбәр иткәнчә, клуб президенты Шәфәгать Тәһаутдинов Билалетдиновны команданың баш тренеры вазифасында калдыру турында катгый ризалыгын белдерде.

Искәртеп үтәбез, Билалетдинов “Ак Барс” тренеры вазифасын ике сезон ярый башкара. Бу чорда команданы Россия чемпионатының алтын һәм көмеш медальләренә алып килде, шулай ук Ауропа чемпионнары Кубогын отты.

Билалетдиновның хәзерге контракты вакыты “Ак Барс” уенчыларының күбесенеке кебек үк ике атнадан чыга.

news_right_1
news_right_2
news_bot