news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Билалетдинов “Ак Барс”ка җиңү традицияләрен кайтарырга ниятли

“Ак Барс”ның баш тренеры Казан клубына кайтудан тәэсирләре белән уртаклашты

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, Казан командасының ачык тренировкасы алдыннан журналистлар белән аралашканда, клубка кайтудан тәэсирләре белән уртаклашты.

“Мин суга ике тапкыр кердем инде: тормышта төрле хәлләр була. Мин моны рәхәтләнеп эшлим. Бу мин озак вакыт эшләгән команда, без үз вакытында күпне эшләдек, дәвам итәсе килә. Мин яхшы кәеф белән командага килдем”, - дип билгеләде Зиннәтулла Билалетдинов һәм командага җиңү традицияләрен кайтарырга теләвен ассызыклады.

“Без яхшы нәтиҗәгә омтылабыз. Без җыелышларда үткән сезонда алган урыныбыз лаеклы булмавын әйттек. Безнең амбицияләр яхшы, без бу юнәлештә эшләячәкбез”, - диде “Ак Барс”ның баш тренеры.

Искәртик: Билалетдинов “Ак Барс”ның баш тренеры буларак команданы ике тапкыр КХЛ чемпионы исеменә китерде. 2011 нче елның июнендә ул Казан клубыннан китте һәм Россия җыелма командасын җитәкләде, бер елдан дөнья чемпионатының алтын медальләрен яулады. Ил командасы Сочидагы Олимпиадада җиңелгәннән соң, Билалетдинов отставкага җибәрелде һәм “Ак Барс”ка вице-президент вазыйфасына кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot