news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зиннәтулла Билалетдинов 500нче җиңүен яулады

"Ак Барс" хоккейчылары Хабаровскида җиңде.

Зиннәтулла Билалетдинов 500нче җиңүен яулады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Хабаровск шәһәрендә 12:30 сәгатьтә башланып киткән хоккей уенында “Ак Барс” командасы “Амур” уенчыларын 2:4 исәбе белән җиңде. Бу Зиннәтулла Билалетдиновның "Ак Барс" тренеры буларак 500нче җиңүе булды.

Беренче период. Сигезенче минутта "Амур" хоккейчысы Данил Фәйзуллин, күпчелектә уйнап, исәпне ачып җибәрде (1:0). (Данил Фәйзуллин Казанда туган, беренче профессиональ уеннарын Казанның "Барс" хоккей клубында үткәргән).

Икенче период. Икенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев, күпчелектә уйнаганда алка кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1). Уникенче минутта Андрей Педан "Ак Барс" өчен алка кертте. Ул видеокабатлаудан соң гына саналды. Педан өчен бу Континенталь хоккей лигасында беренче кертелгән алкасы булды.

Өченче период. Унынчы минутта Пол Постма "Ак Барс" өчен тагын бер алка кертте (1:3). Унбишенче минутта "Амур" хоккейчысы Данил Фәйзуллин икенче алкасын кертте (2:3). Уен тәмамланырга ике секунд кала, "Ак Барс" уенчысы Роб Клинкхаммер буш капкага алка кертте (2:4).

Командалар составы:
“Амур”:
Аликин (Кашик);
Фәйзуллин – Пьянов – Горшков, Коларж – Кузьмин;
Дедунов – Железков – Руденков, Воробьев – Корягин;
Вл. Ушенин – Вяч. Ушенин – Загорна, Йордан – Журавлев;
Кузнецов – Рассказов – Потехин (Попугаев), Александров.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачёв – Галиев, Батыршин – Юдин;
Лукоянов – Попов – Кара, Яруллин – Марков;
Глухов – Бурмистров – Клинкхаммер, Лямкин.
Данис Зарипов, баш тренер аңа ял бирү сәбәпле, ахыргы уеннарда катнашмады. Бүген ул яңадан "Ак Барс" составында бозга чыкты.

  • Киләсе уенны “Ак Барс” Владивосток шәһәрендә “Адмирал” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 28 октябрь 9:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100