news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зиннәтулла Биләлетдинов: «Барысы да без теләгәнчә генә бармаса да, матчны уңышлы тәмамладык!”

Буллитлар сериясендә ЦСКА командасын җиңүдән соң, казанлыларның остазы, команданың күп адымнары теләктәгечә булмады, дип борчылуын белдерде

  (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасының баш тренеры Зиннәтула Биләлетдинов, кичә буллитлар сериясендә (3:2) ЦСКА командасын җиңүдән соң, команданың күп адымнары теләгәнчә барып чыкмады, дип борчылуын белдерде.
 “Әллә ни әйтер сүз дә юк. Барысы да без теләгәнчә генә булып чыкмады... Аның каравы, уңышлы тәмамладык!” – дип белдерде остаз, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.
 ЦСКА ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов: “Әйе, шулай да була шул: начар уйнамадык, уен барышын үз кулыбызда тоттык. Әмма безнең тарафтан ычкындырылган беренче алка ритмнан чыгарды. Мондый очрашуларда 60 минут буе уйнарга кирәк, чөнки андый көндәшләр хаталар өчен җәзасын да бирә".

news_right_1
news_right_2
news_bot