news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә өстәмә рәвештә берничә катлаулы экспертиза үткәрәчәкләр

Бу эшкә Мәскәү, Омск һәм Санкт-Петербургтан эксперт учреждениеләре җәлеп ителәчәк.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә өстәмә рәвештә берничә катлаулы экспертиза үткәрәчәкләр. Россия Тикшерү комитеты интернеттагы рәсми сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Омск экспертлары махсус янгын-техник һәм фоноскопик экспертизалар үткәрәчәк. Шулай ук сәүдә үзәгеннән алынган барлык видеоязмаларны тагын бер тапкыр җентекләп тикшерәчәкләр.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты Кемероводагы фаҗигадә катнашы булган барлык түрәләрне ачыклау эшен дәвам итә.

Шунысын да искәртик: 25 мартта Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында 60 кеше һәлак булды, шуларның 41е – балалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot