news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булган 25 кешенең шәхесе ачыкланган

15 кеше хастаханәдә, шуларның икесе – авыр хәлдә.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында һәлак булган 25 кешенең шәхесе ачыкланган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Аларның 13е – балалар.

РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова журналистларга хәбәр иткәнчә, бу эш белән судмедэкспертлар төне буе шөгыльләнгән. Белгечләр янгын корбаннарының мәетләрен генетик тикшерү эшенә керешкән.

Мәетләрне иртәгә, 28 мартта җирли башлаячаклар.

Кемерово өлкәсе хакимиятендә белдерүләренчә, янгын корбаннарын җирләү өчен акча бүлеп биреләчәк.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә чыккан янгында һәлак булучылар саны 60тан артып китә дип хәбәр иткән иде. Тагын 15 кеше хастаханәдә, аларның икесе - авыр хәлдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100