news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зимняя вишня” сәүдә үзәге кинозалының ишек тоткалары нәзек трос белән тарттырылган булган

Сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлү-үтәлмәүне тикшерергә комачаулык итәргә теләгән югары вазифаи затларның кем булуы ачыкланган.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). “Зимняя вишня” сәүдә үзәге кинозалының ишек тоткалары нәзек трос белән тарттырылган булган, дип хәбәр итә “Коммерсантъ”.

Белгечләр Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын урынында җыелган материалларның бер өлешен тикшергән.

Иң күп кешенең гомере өзелгән кинозал ишекләре тоткасы трос белән тарттырылган булган. Мондый металл тросларны велосипедларны урлап алып китмәсен өчен кулланалар.

Тикшерү ачыклаганча, кинозалдан чыкмауны, ишекләрне ябып куюны һәм тишек-тошыкларны киемнәр белән каплау карарын һәлак булучыларның берсе кабул иткән. Ир-ат янгынга каршы әзерлек тәртипләрен белгән кеше булырга, шулай итеп үзен һәм башкаларны янгыннан һәм төтеннән коткарып калырга теләгән булырга мөмкин.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлү-үтәлмәүне тикшерүгә комачаулык итәргә теләгән югары вазифаи затлар ачыкланган. “Тикшерүне тыю турындагы документ безнең карамакта”, - дип сөйләде Россия Тикшерү комитеты рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100