news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Зимняя вишня” сәүдә үзәге җитәкчесе кулга алынган

Генераль директор янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда һәм шул сәбәпле кешеләр үлеме килеп чыгуда гаепләнә.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). “Зимняя вишня” сәүдә үзәге җитәкчесе кулга алынган, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Кемерово Завод районы суды янган “Зимняя вишня” сәүдә үзәге бинасы хуҗасы булган “Кемерово кондитер комбинаты” ААҖ компаниясе генераль директоры Юлия Богданованы кулга алган.

Ул янгын куркынычсызлыгының күп кагыйдәләрен бозуда һәм шуның аркасында фаҗигале хәл килеп чыгуда гаепләнә.

Тикшерү фаразлары буенча, Богданова оешмадагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуын белгән, әмма аларны төзәтергә ашыкмаган.

Суд карары буенча, Юлия Богданова 25 майга кадәр сак астында кала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot