news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгын сигнализациясе бер атнага якын эшләмәгән

Янгын турында хәбәр итү системасын сүндергән шәхси сак предприятиесе хезмәткәрен тоткарлаганнар.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгын сигнализациясе бер атнага якын эшләмәгән, дип хәбәр итә RT.

Кемеровода узган киңәшмәдә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РФ Президенты Владимир Путинга шул хакта хәбәр итте.

Сигнализацияне төзәтү белән беркем дә шөгыльләнмәгән һәм шунлыктан ул иң кирәкле вакытта эшләмәгән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе көнне, 25 мартта, Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, 64 кешенең гомере өзелде.

Янгын турында хәбәр итү системасын сүндергән шәхси сак предприятиесе хезмәткәрен тоткарлаганнар. Хәзер аннан сорау алалар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot