news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәге сакчысы кулга алынган

Ир-атны янгын турындагы хәбәр итү системасын сүндерүдә гаеплиләр.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәге сакчысы кулга алынган, дип хәбәр итә RT.

Кемерово шәһәренең Завод район суды “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәге сакчысы Сергей Антюшинны ике айга кулга алган.

Ир-атны янгын турындагы хәбәр итү системасын сүндерүдә гаеплиләр, нәтиҗәдә, бу гамәл дистәләрчә кеше үлеменә китергән.

Cәүдә-күңел ачу үзәгенең мөдире Надежда Судденок 25 майга кадәр кулга алынган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100