news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зимняя вишня”да янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган

МЧС мәгълүматлары буенча, янгынның тиз таралуына түшәмәләрдәге бушлык, шулай ук вентиляциянең иске булуы этәргеч биргән.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коткаручылар янгын вакытында газ баллоннарын алып чыгып, ашыгыч рәвештә суытуларын, берсенең сүндергәндә шартлавын әйткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сәүдә комплексының зур булуы һәм аның төзелеше янгын сүндерүне катлауландыруын аңлаткан.

Янгынның тиз таралуына түшәмәләрдәге бушлык, шулай ук вентиляциянең иске булуы этәргеч биргән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бина җитәкчелеге һәм сак хезмәткәрләре берсе дә урында булмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100