news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зимбабвеның элеккеге Президенты Роберт Мугабе вафат булган

Роберт Мугабены Зимбабвега нигез салучы, «азатлык символы» дип атыйлар.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Сингапур хастаханәләренең берсендә 1980-2017 елларда Зимбабве хакимиятен җитәкләгән Роберт Мугабе 95 яшендә вафат булган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы илнең гамәлдәге Президенты Эммерсон Мнангагвага сылтама белән хәбәр итә.

Ул Роберт Мугабены Зимбабвега нигез салучы, «азатлык символы» дип атаган.

«Мугабе тормышын үз халкын азат итү һәм көчәйтүгә багышлады», - дигән Эммерсон Мнангагва.

Мугабе соңгы вакытта бик каты авырган, дип сөйләгән элеккеге Президентның туганнары ВВС агентлыгына.

Роберт Мугабе 2019 елның апреленнән бирле Сингапур хастаханәсендә яткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot