news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда торак йортта баскыч җимерелеп төшүгә бәйле вазгыять Торак инспекциясе контролендә

Казанда торак йортта баскыч җимерелеп төшүгә бәйле вазгыять Торак инспекциясе контролендә
Фото: ТР Дәүләт торак инспекциясе

Казанда торак йортта баскыч җимерелеп төшүгә бәйле вазгыятьне ТР Торак инспекциясе контрольгә алды.

Элегрәк Ютазы урамындагы күп фатирлы йортта баскычның тулысынча җимерелеп төшүе турында хәбәр ителгән иде. Бу хакта билгеле булганнан соң, прокуратура кичекмәстән тикшерү оештырды.

ТР Дәүләт торак инспекциясендә сөйләүләренчә, элегрәк халык йортның торышына зарланган - аларны су баскан подвал һәм бер подъездда баскычлар канәгатьләндермәгән. Тикшерү уздырганнан соң идарәче компания административ җаваплылыкка тартылган. Баскычлар тикшерү вакытында металл конструкцияләр белән ныгытылган булган.

«Хәзер 14нче йорттагы вазгыять Татарстан торак инспекциясенең аерым контролендә кала. Белгечләр идарәче оешманың гомумйорт милкен тиешле хәлгә китерүен күзәтеп торуны дәвам итәчәк», - дип белдерделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot