Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Торак – иң мөһиме: Татарстанстат Татарстан халкының төп ихтыяҗын атады
Татарстанлылар торак шартларын яхшырту ихтыяҗын беренче урынга куя. Төбәктә үткәрелгән халыкның яшәү шартларын комплекслы күзәтү нәтиҗәләрен өйрәнгәннән соң, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Татарстанстат җитәкчесе урынбасары Илнур Төхвәтуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Һәр кешенең тормышында үз өең булу һәм аның сыйфаты мөһим роль уйный. Бу мәйданны арттыру, ремонт ясау, уңайлырак районга яки хәтта башка төбәккә күчү теләге булырга мөмкин. 2024 елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстандагы йорт хуҗалыгы вәкилләренең 84,3 проценты торак шартларыннан канәгать һәм яшәгәндә кысынкылык сизми (тулаем Россия буенча бу күрсәткеч 84,9 процент тәшкил иткән), ә 2,4 проценты зур кысынкылык сизә», – дип искәртте ул.
Республикада яшәүчеләрнең торак шартларын уңай бәяләве, нигездә, төзелеш тармагының актив үсүенә бәйле. Әйтик, 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 2,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Әлеге күрсәткеч буенча республика Россиядә өченче урынны били һәм Идел буе федераль округында алда бара. Татарстанлыларны күбесенчә күршеләрнең шаулавы (11,9 процент), өйгә яки подъездга килү юлларының начар яктыртылуы (10,1 процент), кояш яктысының җитмәве (6,8 процент) кебек проблемалар борчый. Республика йорт хуҗалыкларының 10,7 проценты якындагы ике-өч елда торак шартларын яхшыртырга ниятли, аларның өчтән береннән артыгы башка торак сатып алу яки төзү вариантын карый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз