Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зиланткон-2014» XXIV халыкара фестивалендә “День престолов” проекты тәкъдим ителәчәк
Программа кысаларында Джордж Мартин иҗаты буенча 2015 елгы рольле уеннар карап була
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). «Зиланткон-2014» XXIV халыкара фантастик һәм рольле уеннар фестивалендә Америка язучысы Джордж Мартин иҗатын яртаучыларны зур сюрприз көтә: аларга “День престолов” проекты тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта “Татар-информ” МА нда матбугат конференциясендә «Зиланткон-2014» фестивале PR-бүлеге җитәкчесе Ольга Лазарева һәм фестивальне оештыру комитеты рәисе Борис Фетисов сөйләде.
“Команда Джордж Мартинның «Игра престолов» китабы буенча бөтенроссия зур роль уеннары эшли. “Зиланткон”да аерым программа эшләнә, анда фестивальдә катнашучы һәр кем бу дөнья турында сөйләшә һәм ниндидер вакыйгаларда катнаша алачак”, - диде Борис Фетисов.
Ольга Лазарева белдергәнчә, элек роль турниры узачак, аннары бал элементлары белән кабул итү чарасы узачак. Аннары, ким дигәндә, өч рольле уен презентацияләнә һәм алар 2015 елның яз-җәй айларында тәкъдим ителәчәк. Программа тәмамланганда, түгәрәк өстәл оештырыла, анда катнашучылар язучы иҗаты буенча уеннарны ничек яхшырак ясау турында фикер алышачак.
Фестивальнең кунаклары арасында укучылар, тарих белән кызыксынучылар, әмма һөнәрләре буенча бер-берсеннән нык аерылып торучылар булачак, дип билгеләп үтте Борис Фетисов. Арада педагоглар, фән эшлеклеләре һәм гади эшчеләр дә бар. “Зиланткон”да катнашучыларның бик аз өлеше генә уеннар белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз