Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Зиланткон-2014» XXIV халыкара фантастик һәм рольле уеннар фестивале кысаларында 200 дән артык чара уздырылачак
Хәзер катнашучылардан 1200 заявка алынган
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казанда 31 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр «Зиланткон-2014» XXIV халыкара фантастик һәм рольле уеннар фестивале уздырыла. Булачак вакыйга турында “Татар-информ” МА нда матбугат конференциясендә «Зиланткон-2014» фестивале PR-бүлеге җитәкчесе Ольга Лазарева һәм фестивальне оештыру комитеты рәисе Борис Фетисов җентекләп сөйләде
Борис Фетисов сөйләвенчә, катнашучылардан 1200 заявка алынган, аларның 900 е расланган. Оештыручылар Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак фестивальдә 500-600 тамашачы булыр дип көтә.
Спикер белдерүенчә, бер чара яки “PRO игры” уенчылары очрашуы ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында була. Биредә уен ысуллары буенча белгечләр гамәлгә куелган уен проектлары турында сөйләячәк, практик уен эшләнмәләрен күрсәтәчәк һәм уеннарда нәтиҗәлелек буенча фикер алышачак.
Ноябрь бәйрәмнәре булу сәбәпле, фестивальне тагын бер көнгә озайту мөмкин булды, бу чаралар үткәрү чиген киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк, чөнки 5 көндә Ленин ис. мәдәният йортында 230 дан артык чара үткәреләчәк, дип сөйләде Борис Фетисов.
Ольга Лазарева сүзләренчә, фестиваль кысаларында бер көн дәвамында «Феникс» япон мәдәнияте фестивален оештыручылар аниме-шоу тәкъдим итәчәк. Шоуга тәҗрибәле җырчылар һәм җырлый башлаучылар өчен караоке, персонажлар костюмнары дефилесы, шулай ук япон кул эшләре буенча мастер–класслар кертелгән.
Фестиваль кунакларына дресс-код сакларга кирәкми, дип билгеләп үтте Борис Фетисов. Оештыручылар, шулай итеп, кунакларның тышкы кыяфәтенә чикләүләр куярга теләми. Кунаклар өчен костюмнар кию мәҗбүри түгел, ә костюмнар конкурсында катнашу мөмкинлеге, - дип өстәде Ольга Лазарева.
Борис Фетисов сөйләвенчә, фестиваль 7 юнәлештән тора: музыка, турнир, ярминкә, әдәбият, уен, балалар, шоу. Әдәбият юнәлешенә кагылышлы чарага Казанга язучылар килә, алар яшь язучылар белән эшләячәк. Алар тапшырылган эшләр белән танышачак һәм аннары авторлар белән фикер алышачак.
Тамашачы бер билет алып, бу көнне бөтен чаралар програмаасында була ала, дип билгеләп үтте ул. Билет бәясе кинотеатрда яхшы фильм билеты бәясеннән артык түгел. 12 көн алдан билет алырга килүчеләр өчен билет 1,5 тапкыр арзанрак булачак.
Фестивальнең 5 көне дәвамында төрле биюләр һәм артистлар фехтованиесе буенча мастер-класслар, костюмнар буенча лекцияләр, “Тарихи костюмлы курчаклар” фотокүргәзмәсе була. 1 ноябрьдә кич рок-дискотекада биергә мөмкин, ә 2 ноябрьдә - төрле бию кичәләре. 3 ноябрьдә артистлар фехтованиесе буенча турнир, костюмнар конкурсы, зур бал һәм җыр турниры уза.
4 ноябрьдә «Зилант-фильм» кинофестивале җиңүчеләре чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз