Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Вәлиева: Хәзер вакыт бездән бердәмлек таләп итә
Хәзерге шартларда ил халкынан бердәмлек таләп ителә, килеп туган шартларда җәмгыятьнең таркалуына юл куймау мөһим, дип белдерде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева. Ул искәрткәнчә, ил халкы хәрби махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итергә, берләшергә әзер булуын күрсәтте.
«Безнең иҗтимагый оешмаларда Ватанны саклау хакына халык консолидациясен җиткерә торган караш хөкем сөрә», – диде Вәлиева.
Фикерләр һәм карашлар төрле булырга мөмкин, әмма барысын да патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре берләштерә, дип белдерде ул.
«Җәмгыятьтә бүленешкә китерә торган махсус хәрби операция белән бәйле чакырулар якташларыбызны аптырашта калдырды. Хәзерге сынаулар вакытында безгә бернинди чуалышларга юл куярга ярамый», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз