Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Вәлиева: Хәйриячелек – безнең геннарда һәм традицияләрдә
Татарстан Иҗтимагый палатасында ачык хәйриячелек көненә багышланган чара узды. Коммерцияле булмаган оешмалар гамәлгә ашырылган һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге грант конкурсларында җиңгән проектлар турында сөйләде. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева билгеләп үткәнчә, республикада мондый көннәр уздыру традициягә әйләнде.
«Ачык хәйриячелек көннәре бездә 2021 елдан бирле уза. Бу инде традициягә әйләнде. Без оешмалар игълан иткән принципларны хуплыйбыз», – диде Вәлиева.
Белгечләр уздырган тикшеренүләргә караганда, хәйриячелеккә җәлеп ителгән россиялеләр саны елдан-ел арта бара, дип өстәде ул. Элек хәйриячелек хәрәкәтендә катнашучылар саны илдә яшәүчеләрнең гомуми санының 50 процентына якын булса, хәзер бу күрсәткеч 80 процентка якынлашып килә.
«Хәйриячелек – безнең геннарда һәм традицияләрдә», – дип белдерде Вәлиева.
Коммерцияле булмаган оешмаларга авыр минутларда мөрәҗәгать итәләр, төрле мәсьәләләр буенча ярдәм сорап киләләр. Мондый оешмалар проектларын гамәлгә ашыру өчен ярдәм күрсәтүче оешмалар белән хезмәттәшлек итә, грант акчаларын һәм иганәчелек акчаларын җәлеп итә.
Коммерцияле булмаган оешмалар гражданнарда ышаныч тудыру һәм үз эшчәнлеген популярлаштыру өчен эшчәнлегендә һәм керем-чыгымнар турында хисап бирүдә максималь дәрәҗәдә ачык һәм үтә күренмәле рәвештә эш итүгә омтыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз