news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Төрле дин һәм милләтләрнең тату яшәү тәҗрибәсен тиешенчә күрсәтә белмибез

«Бездә барлык конфессияләргә, халыкларга сакчыл караш яши, шул ук вакытта һәр милләтнең үз үзенчәлекләре дә саклана», - диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Зилә Вәлиева: Төрле дин һәм милләтләрнең тату яшәү тәҗрибәсен тиешенчә күрсәтә белмибез
Гөлнар Гарифуллина

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева фикеренчә, Россиядә төрле конфессия һәм халыкларның тату яшәве буенча уникаль тәҗрибәне әле яхшылап, җитәрлек кадәр күрсәтә, сөйли белмибез.

Бу хакта ул «Идел буенда поликонфессиональ мохит һәм диалог культурасын формалаштыруда Идел буе Болгарының ислам кабул итүе» темасына түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Бездә барлык конфессияләргә, халыкларга сакчыл караш яши, шул ук вакытта һәр милләтнең үз үзенчәлекләре дә саклана. Үзебезнең илдә тынычлык саклап эшләү тәҗрибәсен бүтән илләргә дә күрсәтү мөһим. Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы датасы да моңа искиткеч мөмкинлекләр бирә. Дөньяда төрле хәлләр, күп кенә конфликтлар бер-береңне, гореф-гадәтләрне, яшәеш тәртибен санламау аркасында килеп чыга», - диде Зилә Вәлиева.

Аның сүзләренчә, читтән килгән кунаклар да төрле дин әһелләренең элемтәсен тоя. Европа советының кеше хокуклары буенча комиссары мөфти белән митрополит дус булуына гаҗәпләнгәнен искәртте.

«Аның өчен ул шундый шаккатмалы хәл булды, ә без моңа күнеккән, моның мөһимлеген аңлап та бетермибез. Ул әле соңрак интервьюда да «Татарстанда башкаларның хакыйкате инкарь ителми» дип сөйләгән», - диде Иҗтимагый палата рәисе.

«Каядыр тарихи мәчетләрне халыкка тапшыру, каядыр яңаларын төзү – юбилей чаралары РФ Президенты дәрәҗәсендә үткәрелүе белән әһәмиятле. Россиянең тарихи уникаль тәҗрибәсенә ихтыяҗ булырга тиеш. Бу тәҗрибәгә каршы чыгулар да булырга мөмкин, ләкин аны барыбер дөньяга күрсәтү кирәк», - дип ассызыклады Зилә Вәлиева.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100