news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә лаек булды

Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә лаек булды
Фото: tatar-congress.org

Казан Кремлендә Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премияләрен тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы лауреатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева да бар.

Бу югары бүләк — аның күпьеллык җәмәгать эшчәнлегенә, гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән зур өлешенә, иҗтимагый башлангычларга ярдәм итүгә һәм республика тормышында хатын-кызлар хәрәкәтенең ролен ныгытуга бирелгән лаеклы бәя.

Зилә Вәлиева җитәкләгән «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы актив, инициативалы һәм битараф булмаган хатын-кызларны берләштерә. Оешма социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруга, гаилә һәм милли кыйммәтләрне саклауга, иҗтимагый диалогны үстерүгә, үзара ярдәмләшү традицияләрен ныгытуга зур өлеш кертә.

Быел премиягә Татарстанның 28 муниципаль берәмлегеннән 115 гариза килгән. Зилә Вәлиева белән беррәттән, лауреатлар исемлегенә җәмәгать эшлеклеләре, ветераннар хәрәкәте вәкилләре, дини оешмалар һәм мөһим социаль, хәйрия проектларын гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмалар да кергән.

Татарстан Республикасы Рәисе премиясе — үз хезмәте, җаваплылыгы һәм актив гражданлык позициясе белән республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең һәм оешмаларның эшчәнлегенә бирелгән югары бәя.

2015 елдан башлап әлеге абруйлы премиягә Татарстанның 32 җәмәгать эшлеклесе һәм 49 коммерцияле булмаган оешмасы лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot