Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Вәлиева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең карары белән Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.
Республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган документта билгеләп үтелгәнчә, Вәлиева дәүләт бүләгенә «Татарстан Республикасы файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен» лаек булды.
Зилә Вәлиева 1952 елның 15 октябрендә Уфада туа, 1978 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1970 елдан 1980 елга кадәр Уфа массакүләм мәгълүмат чараларында, 1980 елдан 1992 елга кадәр – Казан газеталарында («Вечерняя Казань», «Советская Татария», «Известия Татарстана») эшли.
- 1992 – 1995 елларда – ТР Югары Советы Рәисенең беренче урынбасары, 1995 -1999 елларда – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
- 1999 – 2001 елларда Татарстан Республикасы Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникацияләр эшләре министры, 2001 – 2005 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, 2005 – 2011 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры була. 2006 – 2012 елларда – ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан комиссиясе башлыгы. 2011 – 2012 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
- 2012 елның маеннан Зилә Вәлиева «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры итеп билгеләнә. 2020 елның гыйнварыннан – Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз