news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады

Зилә Вәлиева «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады. Ул мәгълүмат агентлыгына татарстанлылар өчен һәрвакыт дөрес мәгълүмат чыганагы булып калуын теләде.

«Мин «Татар-информ»ның нинди өметләр белән булдырылганын хәтерлим. Ул вакытта ук республикага карата, аның турында мәгълүматка карата ихтыяҗ артачагы билгеле иде. Әмма котылгысыз фейклар бик күп булган массакүләм коммуникацияләр гасыры җитәчәген, дөрес мәгълүмат чыганаклары кирәк булачагын уйламаган идек. Тыңлаучыларның, тамашачыларның, укучыларның ышанычы бик кыйммәтле», - диде Зилә Вәлиева.

Аның бәяләвенчә, хәзер гаммәви мәгълүмат чаралары тагын да әһәмиятлерәк булган вакыт җитте. «Шуңа күрә һәрвакыт җәмгыять белән ышанычлы мөнәсәбәтләрегезнең саклануын телим», - дип белдерде Иҗтимагый палата рәисе.

Ул шулай ук республикада гражданнар бергәлегенең роленә игътибар юнәлтте. Гражданнар инициативаларын, коммерцияле булмаган секторның һәм эксперт бергәлегенең эшен яктыртуны сорады.

Надежда Гордеева

news_right_1
news_right_2
news_bot