Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Вәлиева: Римзил белән бергә 46 ел тормыш итүебезгә гаҗәпләнеп тә куябыз
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ТНВ телеканалы үткәрә торган «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафонында катнашты. Ул сайлауның беренче көнендә үк тормыш иптәше Римзил Вәлиев һәм оныгы белән тавыш бирергә барган.
«Безнең гаилә зур. Римзил 7 балалы гаиләдән, без өйдә 3 сеңел идек. Бабайлар исән булган вакытта, өйдә бертуганнар җыелгач, 100 кеше була идек. Безнең әтиләр Бөек Ватан сугышында катнашкан», - диде ул.
Ул тормыш иптәше Римзил Вәлиев белән танышу тарихын сөйләде.
«Римзил белән бергә 46 ел тормыш итүебезгә гаҗәпләнеп тә куябыз. Без ике журналист булып гаилә корып җибәргән идек. Без редакциядә таныштык. Аннан бергә махсус стенгазета чыгардык. Редакция биремен башкарганда эшләребезгә тәнкыйди караш белән карадык. Ул һәрвакыт көчле журналист иде, минем дә исемем бар иде», – дип сөйләде ул.
Яшьләргә гаилә тормышына карата киңәшләр бирергә сорагач, ул үзе өчен эчтәлекле булган сүзләрне искә алды.
«Безнең күршедә язучы Ренат Харисов яши. Без аның гаиләсенә дә сокланып карыйбыз. Лилия һәм Ренат Харисовлар бриллиант туйларын үткәрде. шул вакытта Лилиянең әйткән сүзләре күңелгә кереп калды. «Кызлар, тормыш иптәше булырлык егетне сайлаганда күзләрегезне зур итеп ачып карагыз, ә тормышка чыккач бераз күзләрне йомып карарга кирәк», – дигән иде ул. Минем өчен эчтәлекле фикер булды. Гаиләдә төрле хәл була, аңлашылмаучанлык чыкканда тиз генә радикаль мөнәсәбәт төзергә ярамый», – диде ул.
- Россия Президентын сайлауның соңгы көнендә Татарстанда «Гаилә белән сайлыйбыз!» онлайн-марафоны старт алды.
- Турыдан-туры транасляция иртәнге сәгать 8 дән ТНВ телеканалында башланды. 12 сәгать эчендә тамашачылар алдында йөздән артык кунак чыгыш ясаячак: Татарстанның танылган гаиләләре, йолдызлар, медиаперсоналар. Алар барысы да чарага үз гаиләләре белән килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз