news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева: Президентның юлламасы һәр кешегә мөрәҗәгать булып яңгырады

«Бүгенге көндә безгә бердәм булырга, бер-беребезне ишетергә кирәк. Кулга-кул тотынышып, бурычларны үтәп, бергәләп эшләргә кала», - диде ул.

Зилә Вәлиева: Президентның юлламасы һәр кешегә мөрәҗәгать булып яңгырады
Рамил Гали

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасы халыкка, иҗтимагый оешмаларга, гражданнарга мөрәҗәгать булып яңгырады дип саный.

«Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, эш урыннарында зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне, район башлыкларының исемнәрен атады, аларны барыбыз өчен үрнәк итеп күрсәтте. Бүгенге көндә безгә бердәм булырга, бер-беребезне ишетергә кирәк. Кулга-кул тотынышып, бурычларны үтәп, бергәләп эшләргә кала», - диде ул юлламадан соң журналистларга.

news_right_1
news_right_2
news_bot