news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Гаиләләргә ярдәм итүдә иҗтимагый оешмалар берләшергә тиеш

Зилә Вәлиева: Гаиләләргә ярдәм итүдә иҗтимагый оешмалар берләшергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, гаиләләргә ярдәм итүдә барлык коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар берләшергә тиеш.

«Гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә барлык коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар берләшергә тиеш. Бары тик шулай гына җәмгыятьтә иминлекне тәэмин итәргә һәм тискәре күренешләрне кисәтергә мөмкин. Татарстанның коммерцияле булмаган оешмалары 2024 елда республика грантлары конкурслары йомгаклары буенча 30 млн сум, шулай ук гаиләләргә ярдәм итүгә багышланган проектларга Федераль грантлар нәтиҗәләре нигезендә 23 млн сум акча алуга ирешкән», – диде Зилә Вәлиева.

Шулай ук Зилә Вәлиева социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауга да грантлар булуын ассызыклады.

«Быел ТР Рәисенең яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау юнәлешендәге республика конкурсы буенча гомуми суммасы 5 млн сум тирәсе булган биш проект ярдәм алды. Гаиләгә, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү юнәлеше буенча гомуми суммасы 25 млн сум тирәсе тәшкил итте. Шулай ук РФ Президент грантлары фондына гаризалар җибәрелде. Аннан да 23 млн сумлык ярдәм алынды. Шул рәвешле, иҗтимагый көчләр иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә 50 млн сум җәлеп иткән» – диде ул.

Моннан тыш, коммерцияле булмаган оешмалар ата-аналар белән дә актив эшләүләре билгеләп үтелде.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100