news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Еллык юлламаны халык үз тырышлыгы белән тормышка ашырырга тиеш

Зилә Вәлиева: Еллык юлламаны халык үз тырышлыгы белән тормышка ашырырга тиеш
Солтан Исхаков/архив

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева фикеренчә, Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында куелган максатларны халык үз тырышлыгы белән тормышка ашырырга тиеш.

«Зур концертлар залында хөрмәткә лаек булган кешеләр җыелган иде, шуңа да Рөстәм Нургалиевичның юлламасы рәхмәт сүзләреннән башланды. Ул еллык юлламасында бертуктаусыз алга баруны төп максат итеп куйды. Табиблар, укытучылар Рәис куйган бурычларны үтәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, хәтта яшь буын да республиканың уңышларына зур өлеш кертә. Алдагы көннәрдә күп мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Шуңа күрә барыбызга да бердәм булырга кирәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, еллык юлламада министрлык, ведомстволарга күп бурычлар йөкләнгән. «Шулай да, бу юллама республикада яшәгән һәр кешегә кагыла. Юлламаны барыбыз да үтәргә тиеш. Бүгеннән үк юлламада куелган бурычларны үтәү чараларын күреп, уңышлы эшләвебезне дәвам итәргә кирәк», - диде ул.

«Без бүгенге көндә уңай шартларда яшәмибез, шулай да авырлыкларны җиңеп булуын юлламада телгә алынган шәхесләр үрнәгендә күрдек. Алар төрле һөнәр ияләре, төрле өлкәләрдә эшлиләр. Аларның бүгенге уңышлары ил һәм халыкара күләмендә дә билгеле», - диде Зилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100