news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Безнең ветераннарның батырлыгын истә тоту мөһим

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Минем Герой - минем гаилә» патриотик флешмобына кушылды. Ул «Татар-информ»га сугыш елларында Сахалинда хезмәт иткән әтисе, шулай ук ире Римзил Вәлиевнең әтисе Салих Вәлиев турында сөйләде.

«Үлемсез полк» акциясенә без гадәттә минем каенатам Салих Вәлиев һәм минем әтием Рәхимҗан Нурмөхәммәтов портерлары белән чыгабыз. Иремнең әтисе Ржев янындагы бәрелештә катнаша, җитди яралана, озак вакыт госпитальдә ята, ә соңыннан яңа килгән сугышчыларны өйрәтә. Сугыштан Җиңү белән кайта, өйдә хатыны һәм дүрт баласы аның кайтуын сорап дога кылган», - дип сөйләде ул.

Әти каенатадан шактый яшьрәк һәм ул соңгы хәрби чакырылышка эләгә, дип өстәде Зилә Вәлиева. Ул Сахалинда хезмәт итә, хәрби бүләкләре бар.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе «Үлемсез полк» акциясенең нинди форматта үтүе мөһим түгел, кешеләрнең үз геройларын хәтерләве кирәк, дип саный.

«Мин сугышта катнашучыларны күргән һәм ишеткән буыннан. Без бу буынны китаплардан укып кына белмәдек, ә алар белән чыннан да аралаштык. Мин митингларга безнең данлыклы Геройлар килгән вакытларны хәтерлим», - диде әңгәмәдәш.

Зилә Вәлиева Казан нәшриятында эшләгәндә, ерак түгел зур булмаган азык-төлек кибете була. Анда ул берничә тапкыр тапкыр сугыш ветеранын очрата. «Анда күзләре күрми торган сугыш ветераны килә һәм һәрвакыт чиратка баса иде», - дип искә төшерә Вәлиева.

Ул билгеләп үткәнчә, кибеттә барысы да ветеранга чиратсыз алга узарга тәкъдим иткән. «Ветеран өйләренә әйләнеп кайтмаган сугышчан дуслары алдында аның зур өстенлеге – яшәвен дәвам итү булуын әйтте», - диде Вәлиева.

Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннан соң бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда чыга, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм «Үлемсез полк»ка өстәмә була. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше үз язмасын тәкъдим итте.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (хәрбиләргә, тыл хезмәтчәннәренә) багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100