news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева алты көнлек эш атнасын гамәлдән чыгаруга каршы чыкты

Зилә Вәлиева алты көнлек эш атнасын гамәлдән чыгаруга каршы чыкты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

28 декабрь – эш көне булган шимбәне ял көне итү инициативасын җитди дип атап булмый. Бу фикерне Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтте.

Алдарак Дәүләт Думасы депутаты Станислав Наумов декабрь ахырындагы алты көнлек эш атнасын бетереп, 28 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим иткән иде.

«Бу елга барлык графиклар әле узган ел ахырында ук расланганнан соң, депутат Наумовтан бу хакта ишетү сәер. Без 2025 елга ял көннәрен беләбез инде, ул, чыннан да, моның өчен көрәшсә, Хөкүмәткә үз тәкъдимнәрен иртәрәк кертә алган булыр иде», – диде Вәлиева «Татар-информ»га.

Зилә Вәлиева фикеренчә, быел өстәмә ял көненә мохтаҗлык юк, чөнки Яңа ел алдыннан Россия халкы берничә көн ял итәчәк.

«Яңа ел каникуллары әле күптән түгел генә юк иде. Моннан тыш, 31 декабрьдә хатын-кызлар төшкә кадәр эшләде, чөнки аларга бәйрәмгә өстәл әзерләргә кирәк, ә ир-атлар кайвакыт көне буе эшләде. Ә монда яңа елга кадәр тулы өч көн ял бар. Бу ял итәргә һәм һәм Яңа елга әзерләнү өчен җитәрлек», – дип өстәде ул.

Шуңа күрә мин моны җитди инициатива дип санамыйм, бу күбрәк фамилияңне ишеттерүгә охшаган, дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100