news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директорын 70 яшьлек юбилее белән котлады

Зилә Вәлиева Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директорын 70 яшьлек юбилее белән котлады
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Төбәк иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Вәлиева Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденконы 70 яшьлек юбилее белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара кысаларында Зилә Вәлиева юбилярга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Гөлзада Руденко музей-тыюлыкны 2002 елның ноябреннән бирле җитәкли. Шушы вакыт эчендә аның җитәкчелегендә оешма гади төбәк музееннан Россиядәге алдынгы музей берләшмәләренең берсенә әверелде. Бүгенге көндә тыюлык Татарстан Республикасының фәнни-агарту һәм мәдәни-туристик үзәге булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot