news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Сөнгатуллина: Җырчы үлгәнче җырчы булып кала

Зилә Сөнгатуллина: Җырчы үлгәнче җырчы булып кала
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә опера җырчылары өчен чикләүләр турында аңлатып үтте.

«Музыка училищесы, консерваториядә укыганда ук тәрбия алабыз. Училищеда укыганда ук нәрсәнең тамакка зыян китерүен, нәрсә ашамаска кирәклеген әйтә килделәр. Җырлар алдыннан бал, чикләвек, шоколад, тозлы ризыклар ашарга ярамый. Күп нәрсә тыелган. Организмга витаминнар җитенкерәмәвен сизмәдем. Мин, мәсәлән, туңдырма ашамыйм. Һаман да тәмен белмим. Карлыккан тавыш миңа нәрсәгә? Хәзер инде опера театрында җырламасам да, бу ризыкларны барыбер ашамыйм. Чөнки студентларга кайвакыт катлаулы арияләрнең пассажларын җырлап күрсәтергә кирәк. Моның өчен тавышны формада тоту зарур. Җырчы үлгәнче җырчы булып кала», – диде ул әңгәмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100