news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Сөнгатуллина: Ваһапов фонды – чын татар җырын, моңын яклаучы-саклаучы

16 сентябрь көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Зилә Сөнгатуллина: Ваһапов фонды – чын татар җырын, моңын яклаучы-саклаучы
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әлеге хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр арасында мин дә бар идем. Фестивальнең беренче елларында, җырчы буларак, Германияләрдә, Финлндиләрдә җырлап йөрдем. Күп еллар Илһам абый (Илһам Шакиров – авт.) белән жюрида бергә утырдык.

Бу фестивальнең чын-чынлап үзенең йөзе бар. Ваһапов фонды – чын татар җырын, моңын яклаучы-саклаучы. Ул башка фестивальләрдән үзенең затлы репертуары белән аерылып тора. Һәм дә безнең башкаручылар шушы фестивальдә үсеп, данлыклы артистларга әвереләләр.

Бу фестиваль бик кирәкле, затлы, аның халык өчен кыйммәте бик зур. Хәзер ул үсеш алды. Фестиваль башланганда башкаручылар бик күп түгел иде. Иң беренче катнашучылардан Филүс Каһировны хәтерлим, Айгөл Хәйри, данлыклы дирижер Фоат Мансуров белән төрле илләргә йөри идек.

Рифат Фәттаховка зур рәхмәт әйтәсем килә, ул бик матур оештыра белә, сәнгатьне туплый белә. Ваһапов фестивале ул түбәннән башланмады, аның баштан ук дәрәҗәсе югары иде. Һәм 20 ел инде шушы планканы тотып тора, ди ул.

Фестивальдән репортажны «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot