news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Сөнгатуллина Татар халык хоры җитәкчесен КФУның штатына кире кайтаруны сорады

Хорның сәнгать җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин һәм концертмейстер Венера Бакиева Казан федераль университетында килешү белән генә эшли.

Зилә Сөнгатуллина Татар халык хоры җитәкчесен КФУның штатына кире кайтаруны сорады
Салават Камалетдинов

Татар халык хорының беренче солисты, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина Казан федераль университетының Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин һәм концертмейстер Венера Бакиеваны КФУның штатына кире кайтарырга кирәк дип саный.

«Казан университетында Татар халык хорын бетерү дөрес булмас иде. Хәзерге заманда халыкка рухи патриотик тәрбия биргән чакта хор бик кирәкле. Җимерергә генә җиңел. Оештырып җибәрүе бик авыр», - диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.

Искәртеп үтик, Татар халык хорының сәнгать җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин һәм концертмейстер Венера Бакиева Казан федераль университетында килешү белән генә эшли, аларны штаттан университетның соңгы ректоры булып эшләгән Илшат Гафуров чыгарган булган.

«Университетта татар сәнгатенә 11 ел элек «балта чабылган». Хезмәт хакы да һәр ай саен түгел, семестр ахырында бер тапкыр гына түләнә башлаган. Икенче төрле әйткәндә, университет килешүне ел саен төземәсә, Татар халык хоры бөтенләй юкка чыга дигән сүз», - диде Татар халык хоры старостасы.

Ирнис Рәхимуллин сүзләренчә, ул үзенә алмаш кеше таба алса да, консерватория тәмамлаган кеше монда килеп түбән хезмәт хакына эшләргә риза булмаячак. «Көлеп караячак та, китеп барачак. Җыр сәнгатенең кадерен белмиләр шул. Хезмәт хакы үзгәрми. Шундый-шундый хезмәт хакы түлибез дип тәкъдим итсәләр, мин алга таба хорны җитәкләүче кешене табар идем әле. Россиядә талантлы кешеләр юк түгел», - диде ул.

  • Татар халык хоры – 1967 елда Казан дәүләт университетында Ирнис Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.
  • Хор эшчәнлегенең төп бурычы – яшь студентларга татар моңы нигезендә музыкаль-эстетик тәрбия бирү, җырлаучыларны, тамашачыларны дөнья һәм милли хор музыкасының иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү, аларны Татарстан Республикасы композиторлары һәм дөнья халыклары җырларында үсендерү.
  • 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстанның күп кенә шәһәр- авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән алар Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була. 1976 елда хорга «халык» исеме бирелә.
  • Хорда җырлаган танылган шәхесләр: Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, драматург Равил Сабыр, шагыйрь Газинур Морат, «Ак бүре» нәшрияты директоры Дамир Шакиров, «Китап» радиосы мөхәррире Алмаз Миргаязов, фән докторлары: Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, Әлфия Йосыпова; журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов, Илшат Әюпов, Әлфия Сафина, Марсель Әхмәдуллин һ.б.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100