Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Сөнгатуллина: Илһам Шакиров сәхнәгә чыкса, халык аңа ярты сәгатьләп алкышлый иде
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Илһамлы фестиваль» кичәсе булды. Әлеге концертта Илһам Шакиров исемендәге премия һәм конкурс лауреатлары чыгыш ясады.
«Илһам Шакиров премиясе иясе булуым белән горурланам, чөнки Илһам абый белән күп еллар иң зур, иң матур сәхнәләрдә чыгыш ясаган чаклар искә төшә. Мәскәүләрдә Илһам абый сәхнәгә чыкса, аңа халык ярты сәгатьләп алкышлап тора иде. Ничә буын яшьләр аңа карап үсте! Илһам абый югары уку йортларында укытмаса да, үзенең иҗаты белән бик күп талантлы яшьләрне тәрбияләде», - диде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул Илһам Шакировны Казан дәүләт консерваториясенең горурлыгы дип атады. «Илһам абый үзенең иҗатына бик төпле караган, чөнки профессиональ яктан бик яхшы хәзерлек белән килгән. Шуңа карамастан, үзенең моңын, табигый талантын саклап, профессиональ вокалга өйрәнгән. Ул - безнең киләчәгебез, шуңа күрә яшьләр Илһам абый кебек зур шәхесләргә омтылырга тиеш. Илһам Шакиров алар өчен зур үрнәк, зур мәктәп», - диде опера җырчысы.
«Яшь буын башкаручылар, җырчылар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр - барыбыз да Илһам абый, Әлфия апа иҗатларына табынабыз. Ничә еллар узса да, алар безнең күңелләрдә. Аларның чорындагы мәгълүматларны җиткерү дә минем өчен зур шатлык. Искә алу кичәләрен, концертларын оештыру, аларның иҗатларын даими барлап тору, истә тоту бик кирәкле эш», - диде кичәнең алып баручысы Айзилә Батырханова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованы кайчандыр Илһам абый Шакиров филармониягә кабул иткән булган. «Фортепианода уйнап: «Менә бу борманы җырлап кара, менә монысын җырлап кара», - дип сынап караган иде. Хәер-фатыйхасын биреп, филармониягә кабул иткән иде, Аллаһка шөкер. Мин килеп эшкә урнашканда филармониядә Илһам абый гөрләп эшләп йөри иде», - дип искә алды ул.
«Илһам абыйның җырлары безне тәрбияләде. Ул чордагы җырчыларны радиодан, телевидениедән йотлыгып тыңлый идек. Шуңа күрә Илһам абый, әлбәттә, татар җыр сәнгатенең алтын баганасы. Халкыбыз, яшьләребез, киләчәк өчен мирасы бик зур. Аның репертуарыннан да берничә җырын башкарам, мин дә аларны башкара алуым белән бәхетлемен. Ул бик зур мәктәп», - диде Зәйнәб Фәрхетдинова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Казан дәүләт мәдәният институты доценты Алсу Зәйнетдинова - Асылъяр Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсның беренче лауреаты булган. «2004 ел. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының икенче курсында укый идем. Иҗатымда беренче адымнар гына ясаган вакыт... Конкурста катнашып, лауреат исемен алу миңа зур дәрәҗә, этәргеч булды. Тагын да яңа уңышларга ирешергә ярдәм итте», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Илһамлы фестиваль»дә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсы лауреатлары Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров исемендәге конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстаннын атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Әлфис Галиуллин чыгыш ясады.
Кичә барышында Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхим, Роберт Әхмәтҗанов, Факил Сафин шигырьләре укылды, Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләк, филармониядәге ядкәрләре, урта мәктәптә укыган геометрия дәфтәре, фотолар күрсәтелде. Шулай ук, Әлфия Авзалова белән бәйле фотосурәтләр тәкъдим ителде, әлеге ике шәхескә куелачак һәйкәлләр турында тәфсилләп сөйләнде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз