Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зилә Сөнгатуллина: «Балаларның патриотик җырлар башкаруы йөрәккә үтеп керә»
Мамадышта «Йолдызлык» фестиваленең зональ туры тәмамланды
XXIII «Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленең Мамадыш зональ этабы төгәлләнде. Биредә Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Мамадыш районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькәчә 1200 дән артык яшь кеше катнашты.
«Катнашучылар ялгыз һәм ансамбль булып башкарган 256 номердан иң яхшы хореографик, вокаль чыгышлар һәм нәфис сүз чыгышлары проектның суперфиналына үтте», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
«Шушы матур «Йолдызлык» гаиләсе безне 23 ел дәвамында очраштыра. Биредә без күпме матурлык күрәбез. Бу республика бәйрәме дип әйтер идем. Йолдызлык – дөньяда тиңе булмаган проект. Биредә катнашу гына да үзе бер җиңү», - диде Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашучыларны сәламләп.
Ул зональ турда катнашучыларны каршы алган кунакчыл Мамадыш шәһәренә һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләрен ирештерде.
«Без, Татарстан районнары җитәкчеләре бу проектка бик җылы мөнәсәбәттә. Без аны дәүләт дәрәҗәсендә әһәмиятле дип саныйбыз», дип кушылды Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Зональ этап чыгышлары белән беррәттән Мамадышта жюри әгъзаларының осталык дәресләре дә барды. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина педагогларның игътибарын балалар өчен репертуар сайлау үзенчәлекләренә юнәлтте.
«Кайчакта педагоглар заманча җырлар артыннан куып аның эчтәлегенә игътибар итми. Җырның мәгънәсе чәчләр үрә торырлык була. Балаларның нәрсә җырлавына һәм нинди җырга биюләренә игътибар итә күрегез», дип киңәш бирле ул педагогларга.
Ә инде быелгы елга килгәндә, Зилә Сөнгатуллина традицияләрне саклау елы булуын истә тотып, педагогларның репертуар сайлау мәсьәләсенә җитди каравын ассызыклады. «Балаларның патриотик җырлар башкаруы йөрәккә үтеп керә», – диде ул.
Оештыручылар патриотик җырларның быелгы программаның бизәге булуын билгеләп үтте.
«Йолдызлык» – безнең республиканың йөзе. Бик матур күренеш. Бу балалар - безнең киләчәгебез. Сайлаган профессияләрендә көчле кешеләр булсыннар. Без ул балаларның профессиональ яктан үсүләренә сөенәбез», – диде Зилә Сөнгатуллина журналистларга.
«Йолдызлык» талантлар гына үстереп калмый. Балаларда дуслык, ярдәмчеллек, милли мәдәнияткә һәм ватанга мәхәббәт тәрбияли», – диде Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов.
- Суперфиналга чыгучылар 8 – 12 апрель көннәрендә Казанда чыгыш ясаячак.
- Фестиваль чыгышларын Культура.РФ сайты аша карап була. Биредә проектның гала-концертлары трансляцияләнә. Чыгышлар ТНВ телеканалыннан да күрсәтеләчәк дип вәгъдә итә оештыручылар.
- Фестивальнең 23 еллык тарихында анда 1 миллион 300 мең кеше катнашкан. Быел «Йолдызлык» сәхнәсе аша 60 меңнән артык конкурсант узачак дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз