news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Сөнгатуллина: Ренат Ибраһимов Татарстанның вокаль сәнгатен беренче булып данга күмде

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясенең вокаль сәнгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина «Татар-информ» агентлыгы белән кичә вафат булган җырчы Ренат Ибраһимовка бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

Аның сүзләренчә, аларны студент елларында да, музыкант буларак формалашкан елларда да дуслык җепләре бәйләгән.

«Ул Татарстанның вокаль сәнгатен данга күмгән беренче татар кешесе иде. Ренат 1975 елда Сочида узган «Кызыл канәфер» җыр бәйгесендә катнашып бөтен союз күләмендә уңышка иреште, анда беренче премиягә лаек булды. Ул күпкырлы талант иясе, тавышының кабатланмас тембры аның төп өстенлеге иде», - диде Зилә Сөнгатуллина.

Җырчы әйтүенчә, танылган кеше булуга да карамастан, Ибраһимов үзен бик тыйнак тоткан – «аның иҗатын яратучылар янына килеп автограф сорагач кыенсына иде».

«Ул бик иртә – консерваториянең беренче курсында укыганда ук өйләнде. Дәрестә йоклап киткән чагында аннан көлә идек. Шул ук вакытта, сессияләрне бик җиңел тапшыра, барлык зачетларны да вакытында бирә иде», - дип хатирәләре белән уртаклашты Сөнгатуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100