news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина татар әдәбиятында балаларның иң яраткан язучыларын атады

Зилә Фәйзуллина татар әдәбиятында балаларның иң яраткан язучыларын атады
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «Әйтер сүз» рубрикасында туры эфирда барган әңгәмәдә балаларның бүгенге татар әдәбиятында кайсы язучыларны яратып укуларын әйтте.

«Язучы Алмаз Гыймадиев һәм «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хикәяләрен балалар аеруча яратып укый. Аларның китаплары иң беренче булып алынып бетә, чөнки алар икесе дә аңлаешлы тел белән яза. Хикәяләренең сюжет линиясендә һәрвакыт ниндидер маҗара бар. Алар я тормышта булган ниндидер кызыклы очракка нигезләнеп яза яисә берәр мәзәкне үстерә», – диде Зилә Фәйзуллина.

Хәзерге заман балаларын озын итеп язылган әсәрләр белән җәлеп итеп булмый, ди ул.

«Хәзер без башка буын үстерәбез, аларның фикерләүләүләре, мәгълүматны кабул итүе башка төрле. Алар хәзер берничә слайд карый да, шуны истә калдыра һәм сөйләп тә бирә. Алар мәгълүматны кыскача кабул итә икән, без моның белән ризалашып, аларга ярдәм итәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире.

Олпат язучылар әсәрләрнең кыска булуы белән килешмәвен дә әйтте ул. «Өлкәнрәк буын язучылардан еш кына тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Ләкин без балага аңлау өчен җиңелрәк булсынга кыскартабыз. Кайвакыт журналда да мәкалә урынына тезислар гына бирергә туры килә», – диде ул.

Балаларга ярарга тырышып, вайбларга гына калырга язмасын иде дигән уй-теләкләрен дә җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100