news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина: «СалаваTik»лар проектына авторлар балалар җырларын тәкъдим итсен иде

«Яңа җырлар туа башласа, бергәләп хитлар булдыра алсак, икеләтә файдалы булыр иде», - диде баш мөхәррир.

Зилә Фәйзуллина: «СалаваTik»лар проектына авторлар балалар җырларын тәкъдим итсен иде
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина балалар өчен җырлар язучы авторларны проектка әсәрләрен тәкъдим итәргә чакырды.

«Балалар өчен язучы композиторлар, шагыйрәләр үзләренең җырларын безгә тәкъдим итә ала. Андый тәкъдимнәр күп. Мәсәлән, композитор Риф Гатауллин үзенең китабын алып килгән иде, без китабыннан җырын аның ризалыгы белән шунда ук сайлап алдык. Яздырылмаган җырлар әле бик күп, эшебез бик күп елларга җитәчәк. Яңа җырлар туа башласа, бергәләп хитлар булдыра алсак, икеләтә файдалы булыр иде», - диде ул.

Зилә Фәйзуллина җырларны «күңелдә яңгырауга карап» сайлап алуларын әйтте. «Минем балама бу ошар микән, бу җыр күңелгә якынмы, дигән принцип буенча сайлау әйбәт нәтиҗәләр бирә. Без, нигездә, балалар җырлары сайлыйбыз», - диде баш мөхәррир «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

«Проект белән эшли башлаганнан соң һәр җырның сүзе, көе артында аның авторы барлыгын аңладым. Авторларның һәрберсе белән элемтәгә кереп, үзләреннән ризалык алабыз. Шуннан соң гына эш башлана. Резедә Әхиярованың күп җырларын яздырдык, балалар бакчасы тәрбиячесе Фәридә Шәймарданова берничә җыр язып, безгә тәкъдим итте», - диде ул.

Аның әйтүенчә, 2021 елда башланып киткән проект кысаларында барлыгы 26 җыр яздырылган, һәрберсенә видеолар төшерелгән. Бу җырлар интернет киңлекләрендә 950 мең карау җыйган. Беренче сезонда яздырылган «Әпипә» белән «Чума үрдәк, чума каз» җырларын йөз меңнән артык тапкыр караганнар. «СалаваTik»лар башкарган җыр текстлары, ноталары белән «Салават күпере» журналында ай саен басыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100