news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар ала торган хезмәт хакының күләмен әйтте

Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар ала торган хезмәт хакының күләмен әйтте
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik» проектына йөрүче балаларга хезмәт хакы түләнгәнен әйтте.

«СалаваTik» булу - коточкыч авыр хезмәт, чөнки безнең вакыт чикле. Безгә аена 2-3 клип чыгарырга кирәк. Хәтта танылган артистлар да бу кадәр тиз эшләми, алар бер клипны ярты ел төшерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр хезмәт тә түләүле булырга тиеш, дигән фикердә мин. «СалаваTik»лар юл хакына җитәрлек дәрәҗәдә хезмәт хакы алалар һәм шуннан дә бик канәгать калалар», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Зилә Фәйзуллина «СалаваTik»лар проекты тагын да зураеп, балаларның хезмәт хаклары артыр дип өметләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot