news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина Рөстәм Миңнехановка: «СалаваTik»лар мәктәбен җиһазландыруда ярдәм кирәк

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында СалаваTik лар мәктәбен җиһазландыруда ярдәм сорады.

«Иң нәниләр белән эш итәм. Дөресен әйтергә кирәк, басма матбугат белән нәниләрнең игътибарын җәлеп итү авыр. Уенчык шикелле, киселә торган формалы, эчендә наклейкалар, куар код, видеолар булса гына, баланың игътибарын җәлеп итеп була. Аллаһка шөкер, ярый, комиссия (Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе – Т.И.) бар. Видеопроектлар булдыра башладык, уннан артык видеопроект әзерләнде», – диде Зилә Фәйзуллина.

Ул бүген бөтен Россия татарлары өчен «Ихлас онлайн» мәктәбе эшләп килүен әйтте. «Өч ел эчендә караулар да күп, 10 миллионнан артты. Татар интернетын балалар өчен видеолар белән тәэмин итү процессы бара, әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел, әлбәттә, татарча карасыннар дип, көн саен 30ар видео элеп торабыз. Шул проектларның иң уңышлысы – «СалаваTik» төркеме», – ди баш мөхәррир.

Бу балалар 40 концерт куйган, 62 видео чыгарган. Татар җырлары яңа аранжировка, мультипликация белән башкарыла. «Шул балаларның фанатлары бөтен республика буенча җыелды. Әниләр, «тагын чыгар» дип, артымнан йөри. Балалар үсә, өченче составка кастинг игълан иттек, 500дән артык бала СалаваTik булырга тели. Былтыр 4 баланы сайлап алдык, 496 баланы нишләтим? Күземә карап, «СалаваTik буласы килә» диләр. Ярый комиссия бар, кабат комиссиягә мөрәҗәгать итеп, СалаваTik лар мәктәбен булдырдык», – дип сөйләде Зилә Фәйзуллина.

Бер ай эчендә оешкан мәктәпкә 60 баланы алганнарын, «Татмедиа»ның дүрт бүлмәсенңдә укыту эшләре баруын әйтте.

«Балалар татарча сөйләми дисәләр, ышанмагыз. Бик әйбәтләп сөйләшәләр. Бу балаларга мөмкинлекләр генә тудырырга кирәк. Балалар тупланды, ләкин 60 та әз бит, Рөстәм Нургалиевич. Минем кимендә 120 бала белән гөрләтеп эшлисе килә. Аның өчен миңа җиһазландыру кирәк. Тавыш яздыру, видео төшерү, репетицияләр, дәресләр уздыру мөмкинлекләре булса, видео чыгарып, бөтен республика буенча журнал аша таратыр идек. Журналны 10 мең 700 бала үз теләге белән яздырып ала. Ихтыяҗ бар, ресурслар белән тәэмин итсәгез, калганын эшлибез», – дип мөрәҗәгать итте Зилә Фәйзуллина чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100