news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Фәйзуллина: Күп авторлар «СалаваTik»ларның популяр икәнен күреп, җырларын җибәрә

Зилә Фәйзуллина: Күп авторлар «СалаваTik»ларның популяр икәнен күреп, җырларын җибәрә
Солтан Исхаков

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина «СалаваTik» проектына җырларны ни рәвешле туплаулары турында сөйләде.

«Дөресен әйткәндә, балалар җырлары юк бит, дигән сүз белән проектны башладым. Эзләнә торгач, радио фондларын актара башлагач, балалар җырлары искитмәле дәрәҗәдә күп икәнлеге ачыкланды. Бер яңа җыр яздырмыйча да «СалаваTik»ларның биш ел репертуарын тутырып барырлык җырларны тупладык. Яңа авторларны җәлеп итү дә кызык», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, бик күп авторлар «СалаваTik» проектының популяр икәнлеген күреп, редакциягә үз җырларын җибәргән. «Тыңлыйбыз, яздырабыз. Шуңа күрә без яңа җырларны да башкарачакбыз, иске җырларны да яңартып яздырачакбыз», – диде баш мөхәррир.

«Мәсәлән, мин «Әкият» курчак театрына «Тыпырдык» спектаклен карарга барган идем. Анда яңгыраган җырлар бик матур. Кем язган икән дип, режиссер Илгиз Зәйниевтан сорадым. Балаларга җиңел, җайлы һәм мәгънәле җырлар ишеттем. Резеда Гобәева белән Эльмир Низамов язганлыгы ачыкланды. Алар белән хәбәрләштем дә, җырларны җибәрделәр. «Салаватик»лар спектакльгә язылган биш җырны башкарды», – диде Зилә Фәйзуллина.

Ул Камал театрында куелган «Кәҗә, сарык һ.б.» спектакле турында да сөйләде. «Анда Марат Әхмәтшин белән Илгиз Зәйниев язган җырны бик ошаттык. Театрдан һәм авторлардан сорап, съемкага кәҗә белән сарыкны чакырттык. Җырлар менә шул рәвешле репертуарга туплана бара», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100