Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зилә Дәрҗеманова: «Ялкын» журналы – безне шәхес буларак үстергән урын
«Ялкын» журналының бүлек мөхәррире Зилә Дәрҗеманова «Ялкын» журналы редакциясендә эшләү үзенчәлекләре, яшьләр белән ничек итеп элемтәдә торулары турында сөйләде. Бу хакта ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» балачак фестивалендә әйтте.
«Ялкын» – минем өчен бик күп әйбер бирде. Шәхес буларак үстерде, бик күп чараларда катнаштым, бик күп кешеләр белән таныштым. Бу редакция генә түгел, шәхес буларак үсеш кичергән урын», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Зилә «Ялкын» журналы редакциясенә ничек килеп эләккәнен сөйләде. «КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укый башлангач, массакүләм мәгълүмат чараларында практика үтү мөмкинлеге бирелде. Беренче практиканы «ТНВ» телекомпаниясендә үттем. Ә аннары «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белән «Тик ток» дәресләрендә видео төшерергә өйрәндек. Бер дәрестә мине «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин күреп алды һәм редакциягә чакырды», - диде ул.
Зилә Дәрҗеманова урамда социаль сораштырулар, экспериментлар оештырганын әйтте. «Илназ Фазуллин ике атнага стажировка үтәргә чакырды. Шуннан соң «Ялкын» редакциясендә эшли башладым. Шул ике атна эчендә мәдәният министрлыгы белән очрашу, Сабантуй һәм бик күп вакыйгалар булды. Һәм мин, Аллаһка шөкер, «Ялкын» журналы редакциясендә өченче ел эшлим. Үзем дә сизмәстән, шушы коллективка кереп киттем. Бу минем беренче зур эш урыным», - диде ул.
«Бүгенге көндә басма журнал белән генә чикләнергә ярамый, журналны таныту өчен без төрле мәйданчыкларда эшлибез. Шул исәптән, You Tube хостингында һәм башка социаль челтәрләрдә проектларыбыз бар. Социаль челтәрләр аша безне таныйлар, беләләр. Төрле кызыклы видеолар, проектлар уйлап чыгарабыз. Башка проектлардан да илһамланабыз, трендларга да игътибар бирәбез. Кызык икән, «нигә әле моны эшләп карамаска!» – дибез», - диде бүлек мөхәррире.
Зилә Дәрҗеманова әйтүенчә, иҗат итәргә мөмкинлекләр бик күп. «Яшь чак – юләр чак, дигәндәй, башка нинди уй килә – шуны эшләп карыйбыз. Чөнки аның өчен безне беркем дә тәнкыйтьләми. Шуңа күрә яшьләргә хас булган темпта эшлибез, әгәр идея төнлә яки иртүк килә икән, шунда ук теркәп куябыз», - дип аңлатты.
«Яшерен-батырын түгел, элекке замандагы кебек журналны йотлыгып укучылар күп түгел. Шулай да, «Ялкын фест» фестивалендә катнашкан яшьләр журналны ошатты, «моңарчы нигә укымаганбыз икән», - дип тә әйтүчеләр булды. Бөтен язмаларны да укып баралар дип әйтмәс идем. Кызыклы рәсем күреп алалар икән, игътибарны шунда юнәлтәләр. Шуңа күрә кызыклы рәсемнәр, фотолар кулланабыз. Җәлеп итәр өчен текстлар санын да кыскартырга туры килә, чөнки гел текст кына булса укымаслар иде», - диде ул.
Ул журналның озын гомерле булуын теләвен әйтте. «Аллабирса, ул тагын йөз, мең ел яшәр дип өметләнәм. Аеруча журналның 100 еллыгы уңаеннан мәктәпләргә дә бик күп чакыра башладылар. Балаларга викторина форматы ошый. Алар белән яшьләр телендә сөйләшәбез: үзләрен журналист, блогер булып сынап карарга тәкъдим итәбез. Мәктәпләргә барып очрашулар үткәргәннән соң безгә кайсы юнәлештә күбрәк эшләргә кирәклеген аңлыйбыз», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз