news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зилә Вәлиева: Туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе телне саклап калуда һәркемнең үз өлеше булуын искәртте.

Зилә Вәлиева: Туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, туган телне саклау өчен эшләнгән һәр эш мәгънәгә ия.

«Һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Дөньядагы алты мең телнең яртысы якын киләчәктә соңгы вәкилен югалта ала. Шуңа күрә туган телне саклау өчен эшләнгән һәр гамәлнең мәгънәсе бар», — дип сөйләде ул Мәдәният институтында узган әдәби-музыкаль кичә барышында.

Зилә Вәлиева фикеренчә, телне саклау фән һәм дәүләт бурычы гына түгел, һәркем үз өлешен кертергә тиеш.

«Үзебезнең халыкка гына хас булган сүз бар — татар моңы. Ул татарның бөтен асылын аңлата. Тел яшәгәндә, халыкның асылы, моңы кала. Шуның өчен туган телне саклауда һәр кешенең үз өлеше бар», — дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot