news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зилә Вәлиева: Тавыш бирүдә санитар нормаларны бозу очраклары теркәлмәгән

Санитар таләпләр мобиль участокларда да, стационар участокларда да үтәлгән.

Зилә Вәлиева: Тавыш бирүдә санитар нормаларны бозу очраклары теркәлмәгән
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Күзәтүчеләр Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә санитар нормаларны бозу очракларын теркәмәгән. Бу хакта Республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

«Быел күзәтүдә санитар нормаларны үтәү аерым урын алып тора. Иң мөһиме — тавыш бирүче гражданнарның барлык куркынычсызлык шартлары үтәлеп барды, моңа шигебез юк. Шуңа бәйле рәвештә, санитар таләпләр буенча бернинди кисәтүләр дә булмады диярлек», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, санитар таләпләр, тавыш бирү урынына бәйсез рәвештә, барлык участокларда: мобиль участокларда, йорт яны территориясендә яки стационар участокта үтәлгән.

  • Искәртеп үтик, бүген Бөтен Россия буенча РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүче 2,9 миллион кеше ихтыяр белдерү хокукына ия. Күзәтүчеләр сыйфатында 16,5 мең кеше теркәлгән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100